Кече Урыссу авылында күп функцияле үзәк төзелә

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Тулаем мәйданы 432 квадрат метр булган объектта төзү эшләре 80 процентка башкарылган. Бәпкәләре кагылган түбәгә субподрядчылар шушы көннәрдә калай яба башларга тиеш, дип билгеләп узды Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев. Аннан соң төп көч инфраструтура уңайлыклары – су үткәргеч, канализация, җылылык системасы, ут үткәрүгә сарыф ителәчәк. Көзгә файдалануга таршырылачак үзәкнең тамаша залында 200 кеше урнаша алачак. Сәхнәгә чыгачак артистлар өчен грим бүлмәсенә кадәр каралган бинада уен залы, гардероб, администрация кабинетына гына мәйдан бирелеп калмаган, биредә биш санузел бүлмәсе дә эшләячәк. Әлеге күп функцияле үзәктә авыл китапханәсе дә урнашачак. Проект буенча китап сөючеләргә 36 квадрат метрлы бүлмәдә хезмәт күрсәтәчәкләр. Әлбәттә, бүгенге көндә гамәлдә булган китапханә мәйданы белән чагыштырганда, яңасында бераз кысынкырак булачак. Шулай да “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан 2008 елдан алып үткәрелә торган “Авыл китапханәләре” проекты китапханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итүне максат итә. Шуның бәрабәренә укучылар үзләрен уңайлы хис итәргә тиешләр.

- Китапханәләрне камилләштерүне, аларны урыннардагы

социаль мәдәни һәм мәгълүмати үзәккә әйләндерүне күздә тоткан әлеге проект кысаларында районның әлеге җәмәгать объектлары тулаем компьютерлаштырылды, алар күп функцияле җиһазлар белән тәэмин ителде, дүрт китапханәдә чаралар үткәрү өчен экран һәм проектор бар, сигез китапханә Интернет челтәренә тоташтырылды һәм бу юнәлештә эш дәвам итә, - дип белдерде үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Елена Коваль. – Китапханәләрдә әкренләп штрихкодлаштыру технологиясе кертелә һәм китапларны электрон төрдә бирү оештырыла. Моңа ирешү өчен электрон каталог һәм статьяларның электрон картотекасы булдырыла. Әлеге замана уңайлыкларыннан Иске Каразирек, Әбсәләм авылларында төзелгән күп функцияле үзәкләргә урнашкан китапханәләр дә, быел Кече Урыссуда тергезелүче үзәктә урын алачак китапханә дә мәхрүм булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International