Ютазы мәктәбе Россия Федерациясендә Мәдәният елы кысаларында уздырылган “Кот Казанский” Республика ачык конкурсында катнашты.
Бәйге Республика олимпиада үзәге, Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе һәм шәһәр балалар экология-биология үзәге тарафыннан оештырылды. Ул гуманитар кыйммәтләр дәвамчанлыгына һәм җәмгыятьнең алга таба үсеше нигезе буларак, мәдәни-тарихи мирасны саклауга юнәлтелде. Сынлы сәнгать укытучысы Гөлназ Гәрәева җитәкчелегендә 9 сыйныф укучысы Алия Низамиева “Кулланма эшләр” номинациясендә икенче урынга лаек булды һәм Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Казан шәһәре Мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнде.