Cәламәтлек Флешмоб уздырылды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Чара район халкының сәламәтлек торышы сораулары буенча күптән түгел үткәрелгән киңәшмәнең дәвамы булды. Бу җәһәттән флешмоб - беренче масштаблы проект. Мәктәпләрдән йөзләрчә укучылар һәм өлкәннәр һәр кеше башкара алырлык физик күнегүләр ясады, сәламәтлекләрен ныгытты һәм кәефләрен яхшыртты. Саф һавада башкарылган күнегүләр, беренче чиратта, хезмәткә сәләтле халык арасында да киң таралган йөрәк-кан тамырлары аврулары профилактикасына юнәлтелгән иде. Район предприятиеләре һәм хезмәтләре катнашындагы барлык киңәшмәләр дә шундый ук флешмоб белән тәмамлана.

Сүз уңаеннан

Барлык предприятиеләрдә һәм район хакимиятендә сәламәтлек бүлмәләре ачылды, анда һәр теләүче үз сәламәтлегенең төп параметрларын тикшерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International