Ютазы районы медиклары – медсоветта

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Кичә район үзәк хастаханәсенең хезмәт коллективы узган 2016 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде.

Район медсоветы эшендә республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Джанна Волкова катнашты. Башлап сүз алган район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова узган елда үз хезмәт коллективы тарафыннан тормышка ашырылган чаралар, гамәлгә кереп бетмәгән эшләр турында кыска, шул ук вакытта анык доклад белән чыкты. Кеше сәламәтлеген кайгырту, әйтик, туберкулез, яман шеш кебек авыруларны кисәтү яисә алдан ачыклау өчен хастаханәдә резервлар булуын ассызыклап, ул хезмәттәшләре алдына район хастаханәсе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүне максат итеп куйды. Башкала кунагы ясаган чыгышта да республика рейтингында Ютазы медиклары тоткан урынның ифрат түбән булуына карата тагын бер кат тәнкыйть яңгырады. Виниченко үзәк хастаханә җитәкчелегенә сәламәтлек саклау өлкәсенең эффектлылыгын арттыру максатында төзелгән “юл картасы” күрсәткечләрен үтәү өчен бөтен чараны куллануны алшарт итеп куйды.

Чараның күңелле өлешендә Владислав Виниченко һәм Джанна Волкова күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә билгеләп уздылар. Ахырда Светлана Шакирова һәм Джанна Волкова озатуында Владислав Виниченко хастаханә белән танышты. Ул, асылда, төрле диагностикалар уздырыла торган кабинетларда эш куелышы белән танышты, проблемалы участокларда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International