Ютазы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 50 ел бергә яшәүче Замира Гаппасовна һәм Марс Камилович Галиповлар гаиләсен матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Алар озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән бу матур парга тәбрик сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.