Каразирек мәктәбе укучылары " Алиш эзләреннән" исемле 4 нче республика фәнни-гамәли конференциядә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 7 нче сыйныф укучысы Альмир Закиров "Шигърият бакчасы" номинациясендә мактаулы 2 нче урынга лаек булды. Аның хезмәте "Алиш эзләреннән" дигән җыентыкта урын алды. 8 нче сыйныф укучысы Азат Гәрәев та дипломга лаек булды. Җиңү көне якынлашкан көннәрдә батырлык турында сөйләшү укучыларга бик файдалы булды. Алган тәэсиратлар күңелләрдә озак сакланыр.