Урыссу мәхәлләсенең “Фәнис” мәдрәсәсе – республикада иң көчле уку йортларының берсе

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Үзенең беренче юбилеен билгеләп узган “Фәнис” мәдрәсәсен 10 еллыгы белән котларга дип республиканың төрле почмакларыннан җыелган дәрәҗәле кунаклар бераваздан диярлек шулай дип белдерде.

Узган ун ел эчендә 500 шәкертне олы тормыш юлына озаткан “Фәнис” мәдрәсәсе Ингушетия җирендә хәрби бурычын үтәгәндә 2004 елның җәендә һәлак булган милиция полковнигы Фәнис Әсгать улы Кәримовның якты истәлеген мәңгеләштереп төзелгән уку йорты. Тантанада аның хәләл җефете Флера ханым һәм балалары катнашты. Кунакларны “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде. Бик күп изге теләкләр теләнгән, истәлекле бүләкләр тапшырылган бәйрәм чарасының тагын бер күңелле мизгеле - быел мәдрәсәне тәмамлаган 27 шәкерткә тантаналы шартларда дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International