Aлтын каләм" - "Золотое перо" фестиваленең республика туры узды.

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Балалар иҗаты үзәгенең "Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчесе, Бәйрәкә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хәйруллина Лиана "Алтын каләм" - "Золотое перо" фестиваленең республика турында катнашып, дипломга лаек булды. 

26 июньнән алып 30 июньгә кадәр "Алтын каләм" - "Золотое перо" фестиваленең республика туры узды. Ул быел 22 тапкыр үткәрелде. Фестиваль яшь журналистларны барлауга юнәлдерелгән иде. Балалар һәм яшьләр монда 5 көн дәвамында төрле танылган журналистлар белән очрашты, кабаттан яңа мәкаләләр язды. Әлеге мәкаләләрнең иң яхшы дип табылганнары катнашучылар үзләре эшләп чыгарган газеталарда да басылды. Һәр юнәлешнең аерым исемдәге басмасы бар иде. Мондый мәкаләләр фестивальнең "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Фестиваль «Алтын каләм» – «Золотое перо»" төркемендә дә урнаштырылып барды. Әлеге бәйгедә безнең районнан Балалар иҗаты үзәгенең "Сихри каләм" берләшмәсе (җитәкчесе - Садрутдинова Г.А.) тәрбияләнүчесе (Бәйрәкә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы) Хәйруллина Лиана да катнашты. Ул татар матбугаты юнәлешен сайлаган иде. Югарыда әйтеп кителгән газетаның исемен дә яшь якташыбыз тәкъдим итте. Ул "Токмач" дигән исем астында чыкты. Кызның әлеге газетада берничә мәкаләсе дә дөнья күрде. Шулай ук "Вконтакте"социаль челтәрендәге "Фестиваль «Алтын каләм» – «Золотое перо»" төркемендә дә бер мәкаләсе урын алган иде. Лиана фестивальнең дипломы белән бүләкләнде. Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International