Район башлыгы Рөстәм Нуриев алдынгы игенчеләргә – премияләр, ә кыр эшләрендә зур өлгерлек күрсәтүче “АгроМир” җәмгыятенә автомашина тапшырды

2017 елның 18 августы, җомга

Бүгенге эш көнен, гадәттәгечә, иртәнге планерка һәм “Уңыш” штабы утырышыннан башлаган район башлыгы Рөстәм Нуриев “АгроМир” җәмгыятенә килеп җиткәндә, биредә алты берәмлек комбайн уҗым бодаен суктыра иде. Теземнәрнең калынлыгы, башакларның авырлыгы, күз ачып йомган арада бункерлары тулып өлгергән комбайннар янына КамАЗ автомашиналарында эшләүче Рафаил Мөхәметдинов, Мансур Ардаширов, Дамир Насыйровның ашыгуы – синхронлаштырылган вакыйгаларны хәтерләтте. 

Бер-бер артлы кыр башына килеп җитеп туктаган комбайнчылар – 596 тонна ашлык суктырган Мәүзир Латыйпов югары җитештерүчәнлек белән хезмәт куйганы өчен генә премия һәм изге теләкләр кабул итеп калмады. “Нью-Холланд” комбайнында сигезенче сезонын эшләүче тәҗрибәле механизаторның бүген гомер бәйрәме дә булып чыкты. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев һәм башкалар аны ихлас күңелдән туган көне белән котладылар. 

Сезон башыннан алып 576 тонна бөртек суктырган Рәфис Насыйров, 557 тонна ашлык җыйнап алган Ришат Фәррахов, 556 тонна икмәк җыеп алган Рамил Касыймов район җитәкчелеге кулыннан премияләр кабул итте. Әмма бүгенге көннең күңелле вакыйгалары моның белән генә тәмамланмады – кырчылык тармагында елның елында югары уңышларга ирешеп эшләүче “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиевка район башлыгы Рөстәм Нуриев “Нива” автомашинасыннан ачкычлар тапшырды. Икенче шундый ук машинага, вәгъдә ителгәнчә, игеннәрнең һәр гектарыннан җыеп алынган иң югары уңыш буенча беренче урынга чыккан хезмәт коллективы лаек булачак, дип билгеләп узды ул. 

“Нәбиуллин” фермер хуҗалыгы механизаторы Равил Нәгыймов белән район башлыгы Рөстәм Нуриев арыш кырында очрашты. Урып-җыю эшләре барышында “Акрос” комбайны бункерыннан 732 тонна бөртек суктырып озаткан алдынгы игенче премия белән билгеләнде. “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгының Бәйрәкәтамак зонасында берьюлы өч техника эшли – икмәкләрне уралар һәм сугалар, һәр гектардан уртача уңыш 30 центнер уңыш җыялар. Хуҗалыкның акрын гына искән җил астында тибрәлеп утыручы көзге бодае да мул уңыш вәгъдә итә. 

Шул ук вакытта чиктәш булган фермер Насыйх Әхмәтшинның арпа кыры, әлбәттә, беркемгә дә күңел күтәренкелеге өстәмәде.

- Икмәләр үз вакытында тәрбия күрмәү сәбәпле, алар куакланмаган, химик утау уздырмау аркасында, басу чүпле. Бүген инде булганын кичекмәстән җыеп алырга кирәк – арпа өлгерүдән коела башлаган, - дип шәрехләп узды районның экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссиясе рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин.

Арада иртә срокларла чәчелгән карабодай урагына төшкән фермер хуҗалыклары да бар. Әйтик, әлеге культураны игүдә зур тәҗрибә туплап өлгергән фермер Фәрит Рәфыйков бүген карабодайның һәр гектарыннан 12 центнер уңыш җыя.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International