Җирлек турында

Ташкичү авыл советы Бәйрәкә, Урыссу, Дим – Тамак, Ютазы, Кәрәкәшле авыл җирлекләре  белән чикләшә.

 

Климат

Еллык явым – төшем саны -  елга 410-445 мм.

Гыйнваризотермасы - -14,0 С.

Июль изотермасы - +18,0 С.

Авыл җирлеге территориясе -58,34 кв.км. тәшкил итә.

18.06.1958 нче елның 74 нче номерлы  район Советы депутатлары  карары нигезендә мөстәкыйль Ташкичү авыл советы оеша.

  1962 нчеелда Ютазы районы юкка чыга һәм Ташкичү авыл советы Бөгелмә районына күчә.

 1965 нче елда Ташкичү авыл советы Баулы районы составына күчә.

  1991 нче елны Ютазы районы барлыкка килә һәм Ташкичү авыл советы Ютазы районы составына керә.

 1995 нче елны авыл советы җирле үзидарә Советына үзгәртелә.

  06.10.2003 нче елның  № 131-ФЗ    “ РФ җирле үзидарә барлыкка килүнең гомуми принциплары турында”  Федераль Законы һәм 28.07.2004 нче елның  № 45-З “Җирле үзидарә турында” ТР Законы, җирле үзидарә Советы карары  нигезендә җирле үзидарә советы  авыл җирлегенә үзгәртелә.

  Авыл хуҗалыгына караган җирләр мәйданы  – 37,64 км2.

  Коллектив хуҗалык саны, эшче кешеләрнең гомуми санын исәпкә алып – 95.

   Авыл хуҗалыгы түбәндәге тармакларга ориентлашкан: терлекчелек, үсемлекчелек. Сабан бодае, арыш, арпа, солы, борчак  эшкәртелә. Авыл җирлеге территориясендә гомуми белем бирү мәктәбе, 4 кибет, балалар бакчасы, 2 ФАП, 2 клуб, 2 китапханә бар. Барлык  ихаталар саны -278 , барсына да газ кергән.

 

Бүгенге көндә авыл җирлеге территориясендә 639 кеше яши;
Кече Урыссу авылы :

ихаталар саны    -     171

халык саны – 427

Ташкичү авылы:

ихаталар саны     -     70

халык саны - 146

Хөррият авылы:

ихаталар саны    -     21

халык саны – 20

Биек-Тау бистәсе:

ихаталар саны    -     24

халык саны – 46

 Халыкның төп этник составы – татарлар.

 Дин     -    Ислам.

72 яшьтән арткан кешеләр саны  - 120.  Туучылар саны – елга 2 - 3 кеше.

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 13 марты, 14:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International