Бәйрәкәтамак ветераннары күңелләре белән картаймый

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бәйрәкәтамак авылында яшәүче хезмәт ветераннары - Нәкыя Мөхәммәт кызы Кадыровага – 90, Хәлимә Халик кызы Идиятуллина 95 яшь тулды.

Икенче сыйныфта укырга насыйп булмый кечкенә Нәкыяга. Әтисе Мөхәммәт ага хатыны һәм берсеннән-берсе кечкенә ике баласы белән Ютазы тимер юл станциясеннән Карелия-Фин Республикасына вербовать ителә. Гаилә башлыгына чит җирләрдә ике ай гына эшләргә насыйп була, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Ирләре дошман белән яуга ташланган хатыннарны балалары белән бергә туган якларына озаталар. Ике ай ачка тук булып кайткан көннәрне ул әле дә оныта алмый.

Бәйрәкәтамак авылына килен булып төшкәненә дә шактый еллар узган. Нәкыя Мөхәммәт кызы Миргасим Кадыров йортына хатын булып кына килми, ул ятим калган ике ир балага үги әни булып та килә. Әмма ул аларга чын әни була, чын ана назы биреп үстергәнгә, бүген инде үзләре бабай булган уллары да җан атып тора. Улы Ренат кайнар ноктага эләккәч тә, ана кеше аны бер генә мизгелгә дә догасыннан калдырмый. Колхозның төрле тармакларында хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан 90 яшьлек ветеран бүген дә әле үз йорты белән яши.

Хәлимә Халик кызы тумышы белән Каразирек авылыннан. Сугыш елларында ул урман кисә, Ютазы авылына ат белән агач ташый. Вербовать ителеп, чит җирләрдә дә озак еллар эшли. Шунда булачак ирен очрата. Туган җирләргә әйләнеп кайткан ир белән хатын авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куя – Хәлимә апа сыер да сава, кырчылык тармагында да эшли. Эштән уңа ул. Тик менә ана булу бәхетен генә аңа насыйп булмый. Бүген 95 яшьлек Хәлимә әбине бертуганының кызы тәрбияли.  

Хезмәт ветераннары Нәкыя Мөхәммәт кызы Кадырованы һәм Хәлимә Халик кызы Идиятуллинаны юбилейлары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева, беренчел ветераннар оешмасы җитәкчесе Фирдәүсә Гыйльметдинова тәбрик итте. Тыл хезмәтчәннәре кыйммәтле бүләкләр белән беррәттән РФ Президеты Владимир Путин һәм Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев имзалары салынган котлау хатлары да кабул итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International