Ютазы районында Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовиклар белән беррәттән, тыл хезмәтчәннәре дә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күкрәк билгеләре кабул итте.
Ютазы авылында яшәүче хезмәт ветераннарына юбилей медальләрен Ютазы авыл җирлгеге башлыгы Наил Җәләев, беренчел ветераннар оешмасы җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тапшырды. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда армый-талмый хезмәт иткән өлкән буын вәкилләренә авылның мәдәният йорты артистлары музыкаль күчтәнәч бүләк итте.
Илмира ГАЛИЕВА