Ютазы районында «Бала-төп пассажир!» рейды уза

2020 елның 24 марты, сишәмбе

2019 елның 12 аенда Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 152 очрагы ачыкланды. 2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 20 мартына кадәр Ютазы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары 7 яшькә кадәрге балаларны балалар өчен махсус җайланмасыз йөртү буенча 41 фактны теркәгән.

2020 елның 21 мартында Урыссу бистәсендә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан  “Бала-төп пассажир!”  балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик рейд уздырдылар.

Полиция хезмәткәрләре машиналарда балалар йөргән транспорт чараларын туктаттылар, балалар утырган җайланмаларны һәм куркынычсызлык каешларын куллануның дөреслеген тикшерделәр. Машина йөртүчеләргә-ата-аналарга балалар өчен җайланмаларның төрләре һәм аларны куллану кагыйдәләре турында мәгълүматлар тараттылар.

Хөрмәтле ата-аналар, исегездә тотыгыз, баланы автомобильдә йөртү иминлеге тулысынча сездән тора! Нәкъ менә балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң кадерле категориясе булып торалар. Балалар өчен машинада йөрү җайланмаларын куллану баланың имин йөрүенә нигез булып тора.

Марс Гәрәев, Ютазы ЮХИДИ бүлеге начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International