«Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

2020 елның 5 июне, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХлар проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Конкурста җиңүчеләргә грантларның гомуми суммасы 350 млн. сум тәшкил итте, шуларның 203 млн. сумы (58%) федераль бюджеттан бүлеп бирелде.

Конкурска кертелгән 50 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан Татарстан Республикасының 17 муниципаль районының 25 крестьян (фермер) хуҗалыгы грантка ия булдылар һәм якын арада үз гаилә фермаларын үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыруга керешәчәкләр.

Барлыгы сөтчелек юнәлешендәге 1925 сыерга исәпләнгән 13 ферманы, 760 баш мөгезле эре терлек симертү буенча 4 ферманы, 158 мең кош-кортка исәпләнгән 3 кошчылык (йомырка сала торган тавыклар, үрдәкләр һәм казлар) фермасын, 800 атка исәпләнгән ике ат фермасын һәм елга 43 тонна товар балыгы үрчетү буенча ике балыкчылык фермасын финанслау планлаштырыла. Җиңүчеләр 3,6 млн. сумнан 28,1 млн. сумга кадәр акчалата грантлар алачаклар.

Республикада әлеге грантлар исәбенә 17 гаилә терлекчелек фермасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, өстәмә рәвештә 1846 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 1116 баш сыер һәм таналар) сатып алыначак, 75 даими эш урыны булдырылачак.

Җиңүчеләр исемлеге белән тулырак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, грант ярдәме мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефон номеры: 8(800)444-16-70 буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International