Бәйрәкә авылының мул уңышлы кырында киңәшмә

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Бүген Ютазы районы агросәнәгать комплексы җитәкчеләре “АгроМир” җәмгыятенең рекордлы уңыш бирә торган иген кырында оператив киңәшмәгә җыелды.

Бәйрәкәлеләр уҗым бодаеның һәр гектарыннан 87 центнер бөртек суктыралар. Әлегедәй югары күрсәткечләр фантастика дөньясында гына була кебек тоелса да, җитәкчеләр акрын гына ашлык суктырып йөргән биш данә комбайнның бункерларының күз ачып йомган арада тулуын ак көнләшү хисе белән күзәтте. “Бодай бик яхшы уңды. Ике кырны тапкыр урап килүгә бункер тула”, - диде механизатор Рәфис Насыйров.

Тагын бер кат көзге культураларны үстерү технологиясе турында сөйләшкән җитәкчеләр бер фикергә килде – ничек кенә авыр булмасын, минераль һәм биологик матдәләр кулланмыйча бөртеклеләрдән үз чыгымнарны каплардай күләмдә уңыш үстереп булмый.

Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин аграрчыларны урак башлану белән котлады һәм мул уңышлы эш көннәре теләде. Шул ук вакытта ул җитәкчеләрне техника куркынычсызлыгы шартларын үтәү турында тагын бер кат искәртте. Илмира ГАЛИЕВА
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International