РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен оешмалар арасында сораштыру оештыра.

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Мәгълүмати иминлек» федераль проекты чаралары планын үтәү максатыннан оешмалар арасында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен сораштыру оештыра.

Сораштырулар 2021 елның 15 апреленнән 15 маена кадәр онлайн-анкета режимында узачак.

Анкетаны тутыру өчен https://itsecurity2021.vcot.info/ адресы буенча узарга кирәк һәм сораштыруда катнашучының шәхси кабинетын теркәү мөһим.

Анкета оешманың җитәкчесе яки оешманың кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр белән үзара бәйләнештә мәгълүмати куркынычсызлык буенча бүлекчәнең җитәкчесе/белгече белән тутырыла.

Сораштыру нәтиҗәләре төрле дәрәҗәдәге белем һәм махсуслашу өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ фаразын формалаштыру, аларның һөнәри әзерлекләре күләмен формалаштыру өчен файдаланылачак.

Сораштыру нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат бары тик гомумиләштерелгән формада гына кулланылачак, тулы конфиденциальлек гарантияләнә.

Элемтә өчен мәгълүмат – Баргоякова Ирина Игоревна, +7(495)917-59-04, ITsecurity@vcot.info

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International