Ютазы районында "Безнең ишегалды" Президент программасы буенча ишегалларын төзекләндерү эшләре бара.

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Димтамак авылы, Яңа ур., 21.

Ишегалдында бордюралар урнаштырылды, тротуарлар, керү төркемнәре, балалар мәйданчыгы өчен урын һәм келәм чистарту мәйданчыгы, кием-салым киптерү урыннары булдырылды. Асфальт җәелде, кара туфрак кайтарылды, яктырту урнаштыру буенча эшләр бара. Эш дәвам итә..

Быел районда "Безнең ишегалды" программасы буенча 43 ишегалды төзекләндереләчәк, шул исәптән Урыссу шәһәр тибындагы поселогының 21 ишегалды һәм 22 авыл җирлекләре торак пунктларының күп фатирлы йортлары ишегаллары.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International