Татарстан чиновнигы Урыссу хастаханәсендә вакцина ясатты

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы Фидаил Хәернасов Урыссу үзәк район хастаханәсендә коронавирустан прививка ясатты.

Фидаил Рюрик улы Әлмәт шәһәреннән үк үзе генә килмәгән булып чыкты. Ул үзе белән бергә тормыш иптәше Ләйсән Сәхәүтдин кызын да алып килгән иде.
Фидаил Хәернасов вакцина ясату теләге белән Урыссу бистәсенә килүен Ютазы районы сәләматлек саклау учреждениесендә бу юнәлештә эшчәнлекнең – вакцинацияләү кампаниясенең эзлекле алып барылуын билгеләп узды. “Бүгенге көндә кешелек дөньясын әлеге йогышлы авырудан саклап калу өчен хезмәт коллективлары, гади гражданнар белән әңгәмә кору, аларга аңлату эше алып бару гына җитми. Без аларга COVID-19 каршы прививка ясату мөһимлеген һәм аның куркыныч гамәл булмавын үз үрнәгебездә күрсәтергә бурычлы”, - дип шәрехләде республика чиновнигы.

Хәернасовларны Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Надежда Малыгина шәхсән кабул итте. Ул пациентларның сәламәтлеге торышын бәяләде, кан басымын үлчәде һәм коронавирустан вакцина ясату өчен бернинди дә каршылык билгеләре юк дип тапты. Привика кабинеты шәфкать туташы Лиана Ахунова Ләйсән һәм Фидаил Хәернасовларга вакцина ясады.

ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы Фидаил Хәернасов белән очрашуны дәвам итеп, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова Ютазы районында яңа коронавирус йогышына каршы вакцинацияләү уздыру буенча эшнең киң җәелдерелүен, заявка буенча медицина хезмәткәрләренең сәнәгать предприятиеләренә еш баруын хәбәр итте. Ул “Төзекләндерү” МУП, “Электросоединитель” заводында эшчеләрнең күпләп прививка ясатуын зур канәгатьлек хисе белән билгеләп узды. Авыл җирлекләре арасында Бәйрәкә, Иске Урыссу, Кәрәкәшле, Ютазы, Иске Каразирек фельдшерларының бу юнәлештә халык белән тыгыз элемтәдә эшләвен һәм нәтиҗәлелек булуын ассызыклады.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International