Заводта - ачык ишекләр көне

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында, югары сыйныф укучылары өчен яшьләр бүлеге җитәкчелегендә районның сәнәгать предприятиеләре буенча экскурсияләр оештырыла.

Урыссудагы 2 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары узган сишәмбедә «Электросоединитель» заводында булды. Хезмәтне саклау буенча белгеч Альбина Петрова үткәргән инструктаждан соң, балалар предприятие музеена узды.

Анда генераль директорның икътисад буенча урынбасары Рамил Хисмәтуллин кыскача оборона билгеләнешендәге заводның тарихы белән таныштырды. Балалар биредә авиакосмик сәнәгатьтә кулланыла торган электр тоташтыргычларын үз күзләре белән күрә алды.

- Безнең предприятие продукциясе нефть-газ комплексы һәм атом сәнәгате өчен билгеләнгән, - дип ассызыклады Рамил Хисмәтуллин, предприятиенең эшчәнлеге белән таныштырып. – Заказлар бар, алар арта. Һәр хәрби самолетта, космик аппаратта, хәрби ракетада, танкта, БТРда безнең электр

тоташтыргычлары кулланыла. Үз вакытында без металл белән пыяланы кушу технологиясен үзләштердек. Бүгенге көндә хезмәт коллективында 650 кеше эшли, еллык керем якынча 800 миллион сум тәшкил итә. Әйе, завод үсә. Тик базар икътисадының чынбарлыгы шундый: хәрби продукция чыгаруга гына басым ясау мөмкин түгел. Без яңа элемтәләр эзләргә, җитештерүнең гражданлык секторына чыгу өчен маркетинг тикшеренүләре белән шөгыльләнергә мәҗбүр.

Цехка кергәч, югары сыйныф укучылары санлы программа белән идарә ителүче станокларның эшләү алымы һәм инструменталь цехтагы заманча электроэрозия җиһазларының эше белән таныштылар. Предприятие кадрлар әзерләүгә һәм аларны үстерүгә җитди карый. «Электросоединитель» акционерлык җәмгыятендә кагыйдәләр шундый: эшкә кил, укытырлар, өйрәтерләр!

Мәсәлән, яшь белгеч - Уфаның югары уку йортын тәмамлаган Раил Мөхәмәтов. Башта ул станок операторы эшен үзләштергән, аннары әлеге станокларны көйләүче булып эшләгән. Нәтиҗәдә, бүген ул цех башлыгы урынбасары. Кыскача әйткәндә, завод күп кенә урыссулыларга һәм район халкына хезмәт баскычыннан күтәрелергә уңай шартлар тудырды. «Ачык ишекләр» көнендә билгеләп үтелгәнчә, хезмәт итәргә, ышанычлы һөнәр алырга һәм үз карьерасын төзергә теләүчеләр өчен районыбызда барлык алшартлар тудырылган.

 

Роза ИСКӘНДӘР

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International