Соңгы вакытта яраткан гаджетларын югалткан кулланучылар зыян күргән караклык очраклары ешайды

2021 елның 22 октябре, җомга

Мондый схема, кызганычка каршы, смартфоннар белән генә эшләми, аңа паспорт, документлар, машина йөртү таныклыкларын яки ачкычларын югалткан кешеләр дә эләгә. Кыш көне бу тема тагын да актуальләшә, чөнки кесәдән төшкән һәм карда калган кыйммәтле әйберләр саны арта бара.

 

Телефонны (яки башка кыйммәтле әйбер) югалткан кеше башкаларның намуслылыгына һәм әдәплелегенә исәп тота. Бу хәл турында башкаларга хәбәр итү өчен соц. челтәрләрдә игъланнар урнаштыра. Смартфон иясе яхшы бүләк бәрабәренә әйберне кире кайтаруларын үтенә. Әлбәттә, мошенниклар мондый «балык чиртә торган урынны» читләтеп үтә алмый һәм мондый игъланнарның авторлары хисабына баерга омтыла. Барлык сайтлар да мондый хәбәрләр булу-булмавына даими рәвештә җентекләп тикшерелә, ә яңа игъланнар тиз арада “эшкә җибәрелә”.

 

Корбан инде шатлыклы гаджет артыннан йөгергәндә, янә шалтырату килә, “коткаручы” гафу үтенә һәм смартфонны шәхсән үзе китереп бирә алмавын әйтә. Ул очрашуга иптәшен/сәркатибен /хатынын җибәрәчәк имеш. Аннары мошенник очрашу вакытында аның ярдәмчесе аннан акча ала алмаячак, дип хәбәр итә. Сәбәпләр төрле булырга мөмкин.

Мондый хәлдән мошенник үзе чыгарга тәкъдим итәчәк. Ул картасына акча күчерүне, яки телефон акчасын тулыландыруны сорарга мөмкин.

Ничек мондый караклыкның корбаны булмаска?

Элементар саклану чараларын үтәргә кирәк. Эшне терминалга акча кертүгә җиткерергә кирәкми, шунда ук мондый мошенникларга кистереп әйтергә һәм алар белән аралашуга вакыт әрәм итмәскә кирәк.

 

Югалган гаджетның барлык үзенчәлекләрен дә күрсәтмәгез. Контроль сораулар бирергә һәм сезнең әйбер игелек теләүче кулындамы-түгелме икәнне ачыкларга була.

 

Хөрмәтле район халкы! Чиктән тыш игътибарлы булыгыз һәм артык ышанучан булмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International