Бүген Урыссу поселогында «Ак таяк» акциясе узды

2021 елның 22 октябре, җомга

Әлеге акция мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында юл-транспорт имгәнүләрен киметүгә юнәлдерелгән. Акциянең төп өлеше - начар күрүче кешеләрнең транспорт юлы аша чыгулары булды. Акцияне уздыру куркынычсызлыгын ЮХИДИ инспекторы күзәтте. Бу вакытта акциядә катнашучылар машина йөртүчеләргә һәм узып баручыларга, начар күрүче җәяүле - юл хәрәкәтендә үзенчәлекле катнашучы булып тора, дигән төп фикер язылган белешмәлекләр тараттылар.

 

Шулай ук акциядә катнашучылар челтәр кибетендә булдылар, анда Фаил Шәфигуллин ничек азык-төлек сатып алуы һәм товарга түләү өчен ничек итеп үз телефонын куллануы турында сөйләде.

 

Акция Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылды.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International