Ютазы чаңгычыларын куып җитү җиңел түгел

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Тренерлары Таһир Гыйздетдинов булган Ютазы авылы чаңгычылары узган елны яхшы нәтиҗәләр белән үткәрделәр һәм яңа чаңгы сезонында да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.

 

Шулай итеп, безнең спортчылар декабрь ахырында Җәлил поселогында узган чаңгы ярышларында катнаштылар. Биредә Латыйповларның спорт династиясе алтын һәм ике көмеш медаль яулады. 2010-2011 елларда туган яшүсмер малайлар арасында ирекле стиль белән спринтер ярышында Искәндәр Латыйпов - беренче, ә аның туганы Ильмир Латыйпов икенче урынны алды. Илмир Латыйпов, ир-егет юниорлар арасында 7,5 километр араны үтеп, районның спорт казанышлары маясын көмеш медаль белән тулыландырды.

 

Яр Чаллыда 21-23 гыйнварда яшьләр һәм өлкән яшьтәге чаңгычылар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Хатын-кызлар арасында Ютазы районы командасы составында Лилия Латыйпова 5 километрга классик стиль белән узышта - беренче урынны һәм 10 километрга ирекле стиль белән  узышта өченче урынны яулады.

 

Ир-егетләр арасында Илмир Латыйпов классик стиль белән - 10 километр һәм ирекле стиль белән 15 километр ераклыктагы дистанцияләрдә ике бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International