Штрафларны вакытында түләгез!

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

РФ КоАП 32.2 статьясындагы 1 өлеше нигезендә административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алты көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

 

РФ КоАПның 20.25 статьясындагы 1 өлеше нигезендә административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр арттырылган күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга яки унбиш тәүлеккә административ кулга алынуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итүгә китерә.

 

2021 елның 12 ае эчендә Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча үз вакытында штраф түләмәгән затларга 111 административ материал төзелде. Җәмәгать суды карары белән 33 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды, биш гражданга мәҗбүри эшләр билгеләнде. Калган түләмәүчеләргә штраф икеләтә арттырылды.

 

Суд приставлары хезмәте белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлары булган 8 транспорт чарасына арест салынды. Милектә теркәлгән транспорты булмаган, ләкин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча бурычлары булган гражданнарга суд приставлары тарафыннан булган счетларына (банк карталарына) арест салынды, РФ чикләреннән чыгуны тыю турында карар чыгарылды.

 

Булган штрафлар турында мәгълүматны гражданнар ЮХИДИ органнарына мөрәҗәгать итмичә генә мөстәкыйль алалар. Штрафларны тикшерү һәм түләү өчен түбәндәге онлайн-сервислар эшли: www.gosuslugi.ru, www.gibdd.ru, без штрафларны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре сайтларында тикшерергә һәм түләргә киңәш итәбез.

 

Штрафны түләгән вакытта бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки беркетмә номерын, кагыйдә бозу датасын кертүдәге хата, яки банк комиссиясен исәпкә алмыйча, сумма кертү ЮХИДИнең мәгълүматлар базасында штраф түләнмәгән булып саналуга китерә. Хаталы түләү үткәргән очракта, сезнең түләүне башкаручы кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

 

Марс Гәрәев, Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International