Җыеннар: каразиреклеләр үзара салым акчасын юлларны ремонтлауга тотачак

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Иске Каразиректә узган район башкарма комитетының тормыш тәэмин итү хезмәтләре һәм бүлекләре җитәкчеләренең очрашуы үзара салым акчасына башкарылган эшләргә багышланды.

Гадәттәгечә хисапны авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев тотты. Искәртеп үтәбез, Иске Каразирек авыл җирлегенә ике торак пункт – Иске Каразирек авылы һәм Яңа Каразирек авылы керә.

- 2022 елда үзара салым акчаларын беренче чиратта иске зиратны тәртипкә китерүгә юнәлттек, - дип билгеләде Рамил Вәлиев. - Авыл зираты территориясендә карт тупыллар шактый - 15 данә иде. Елдан-ел без аларны әкренләп кисә тордык. Авыл халкы да бу эштә активлык күрсәтте, рәхмәт аларга. Ниһаять, узган елда без калган тугыз агачны юк иттек. Шуңа күрә бүген территория чистартылды.

Өстәвенә, үзара салым акчалары Иске Каразиректәге Горький урамына асфальт җәюгә дә файдаланылды. Яңа Каразиректә Пионер урамына асфальт җәелде: биш ел дәвамында каразиреклеләр бу эшне башкарып чыктылар. Авыл җирлеге башлыгы Урыссу төзекләндерү предприятиесе юлчыларының оператив һәм сыйфатлы башкарылган эшләрен ассызыклады.

2023 ел планнарына килгәндә, каразиреклеләр үзара салымда көнләшерлек бердәмлек күрсәткәннәр. Биредә халыкның үз авыллары мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу өстенлеген тулысынча аңлыйлар. Әйтик, Яңа Каразиректә яшәүчеләр Комсомол урамындагы юлны асфальтлау һәркемнән мең сумга төшәр дип фараз  иткән. Чыгымнарны исәпләп, кешеләр ике ел дәвамында  “авырткан» мәсьәләне хәл итәргә мөмкин икәнлеген аңлаган. Эш шунда ки, вак таш җәелгән юл авыл халкына ошамаган – сыерлар да тоякларын зарарлый, кешеләрнең дә аяк киемнәре бозыла. Иске Каразиректә бер кешедән 500әр сум җыярга карар иттеләр. Әлеге акчалар Горький урамына асфальт җәюне дәвам итүгә юнәлдереләчәк, диде җирлек башлыгы.

Җыенда район башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашты. Ул җыенда катнашучыларның сорауларына җавап бирде, чынлыкта алар булмады  диярлек. Февраль аенда отчет сессиясеннән соң, район җитәкчелеге тагын бер тапкыр авыл халкы белән очрашачак, дип билгеләп үтте район башлыгы. Әлеге очрашулар барышында 2022 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында тулы мәгълүмат биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International