Район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт булды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Әниләр көне алдыннан район мәдәният йортында бәйрәм концерты үтте.

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашучыларны Әниләр көне белән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Район мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм солистлары тамашачыларны яңа номерлар һәм эчкерсез башкару белән сөендерде. Тамашачылар залында бәйрәм һәм бәхет мохиты хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International