Иске Каразирек авылы, мәктәбе һәм «Байкал» колхозы, Көрәш-Бүләк авылының башлангыч мәктәп тарихларын тирәнтен өйрәнү максатыннан, Ютазы районы архив бүлегендә кичә Иске Каразирек мәктәбенең тарих укытучысы Гүзәл Кәлимова җитәкчелегендә мәктәпнең өлкән сыйныф укучылар эшләде.
Башта укучыларга архив эшчеләре Лилия Гәрәева һәм Гөлназ Шәрәфиева яңа архив бинасы буенча экскурсия уздырдылар, аннары яшь архивчыларга аларны кызыксындырган документларны күрсәттеләр, анда булган мәгълүматларны эзләштеләр. Укучылар архивтан алган әлеге мәгълүматларны проект эшен язуда кулланачакларын сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.