Җирлекнең танылган кешеләре

Вилданов Галим Гыйльман улы

Вилданов Галим Гыйльман улы 1924 нче елны Каразирек авылында дөньяга килә.  1939 нчы елны  җидееллык Каразирек мәктәбен тәмамлый, укуын  Бәйрәкә авылында дәвам итә. Тугызынчы сыйныфта укыганда, Бөек Ватан сугышы башлана.  Мәктәпне  бетерү белән, фронтка китә. Бу 1942 нче елны була. Яшь көрәшче аягын өшетә һәм госпитальгә эләгә. Дәваланудан соң,  ул Курск дугасы сугышында сапер була. 1943 нче елны,  берничә тапкыр яралануына карамастан, үзенең  авыру дустын калдырмый, үзебезнең солдатлар янына килеп җитә. Ул кабат госпитальгә эләгә. Терелгәч, үзенең дивизиясен Черкаск шәһәрендә куып тота. Берничә ай укыгач, аны Румыниягә җибәрәләр. Җиңүне ул Пруссиядә каршылый. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл йолдыз,  1 нче дәрәҗәле Бөек Ватан сугышы орденнары, күптөрле медальләр белән бүләкләнә.  Ул запастагы капитан. 1945 нче елны Галим абый авылына кайта. Башта ул сәркатип булып эшли, аннан мәктәптә балалар  укыта.  Ул химия һәм география фәннәрен укыта. Педагогия институтын тәмамлый. 32 ел Каразирек мәктәбе директоры булып эшли. Аның тормыш иптәше Мәгъсүдә апа  рус теле укыта. Бүгенге көндә Галим абыйга 80 яшь булуга карамастан, ул сәгатьләр буе сугыш, авыл тарихы турында сөйли ала. Ул   гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеген төзи. “Хәтер китабы”н тикшерә  һәм сугышта вафат булган 25 кешенең исемлектә юклыгын ачыклый. Галим абый бу хатаны төзәтә һәм әлеге китапны мәктәп музеена тапшыра.

   Бүгенге көндә Галим Гыйльман улы Бавлы шәһәрендә яши. Авыл мәдәният йортында, мәктәптә еш кына ветеран белән очрашулар үткәрелеп тора.

 

Шәрипова Такия Шаһит кызы

       Шәрипова Такия Шаһит кызы 1922 нче елның 22 нче июнендә Татарстан Республикасы Ютазы районы Каразирек авылында дөньяга килә. 1940 нчы елны Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлый һәм Баулы районы Хансүәр авылында рус теле укыта, директор урынбасары булып эшли. Өч елдан соң, ул Азнакай районы Урсай авылына  күчеп китә һәм мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Такия Шаһит кызы – “Халык мәгарифе отличнигы”. 1974 нче елны ул авыл хәбәрчеләреләре һәм эшчеләренең республикакүләм 5 нче съезды делегаты. 1998 нче елны “Сөембикә” журналы үткәргән бәйгедә 1 нче урын яулый. Шагыйрь – Мәхмүт Хәсәнов премиясе лауреаты. Бүгенге көндә Азнакай районы Урсай авылында яши.

    Туган иленә тирән мәхәббәт , аның тормыш мизгелләре  “Ык буйлары – гомер бишегем”, “Күңелем җәүһәрләре” китапларныда чагылыш таба.

 

Кашапов Әхсән Мингаз улы

    Кашапов Әхсән Мингаз улы 1927 нче елны Каразирек авылында агроном гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә.

    1965 нче елга кадәр районның төрле мәктәпләрендә укыта.  Кашапов Әхсән Мингаз улы – философия фәне кандидаты, доцент, 50дән артык фәнни тикшеренү эшләре, 2 монография, тарихи –эпик җыентык авторы. Аның ике китабы билгеле: “Йөрәк сагышы” , “Ык елгасының өске агымында”.  Ул сулыкларны саклау, экологик халәт сораулары буенча күп материал туплый.

  Бүгенге көндә Әхсән Мингаз улы Өфе шәһәре Ислам институтында эшли. Еш кына укучылар белән очрашуга килә. “Йөрәк сагашы” әсәренең күп кенә геройлары бүгенге  көндә безнең авылда яши.

Мәхмүтов Шамил Вәли улы

       Танылган режиссер, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Мәхмүтов Шамил Вәли улы 1927 нче елны Ютазы районы Каразирек авылында дөньяга килә.

   Сәнгатьнең бөтен нечкәлекләрен тоя белгән Шамил Вәли улы сәхнәгә 25 тән артык спектакль куя. Һәрберсе тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә.

    Безнең өчен Шамил абый, беренче чиратта, шагыйрь. Ул төрле темаларга иҗат итә. Бер яктан ул хисчән романтик, икенче яктан үткен сатирик. Аның иҗат көче эчкерсезлектә, сизгерлегендә, кешеләрне, тормышны аңлауда.

 

Соңгы яңарту: 2014 елның 27 мае, 00:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International