Район бюджетының һәм районның бюджеттан тыш дәүләт территориаль фондлары бюджетларының күләмнәр, структура һәм максатчан билгеләнеш буенча керем һәм чыгым статьяларының үтәлешен тикшереп торуны оештыру һәм гамәлгә ашыру;
Дәүләт акчаларын тотуның нәтиҗәлелеген һәм максатчанлыгын билгеләү, районның дәүләт милке белән идарә итүнең һәм эш итүнең нәтиҗәлелеген тикшереп тору;
Район бюджеты, Татарстан Республикасы бюджеттантыш дәүләт территориаль фондлары бюджетлары, озак сроклы максатчанпрограммалары, Татарстан Республикасы бюджет законнарының башка нормативхокукый актлары проектларына экспертизалар үткәрү;
Ютазы муниципаль районы бюджетының һәм районның бюджеттан тыш дәүләт территориаль фондлары бюджетларының билгеләнгән күрсәткечләреннән булган тайпылышларны анализлау һәм аларны бетерүгә
юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләү;
Банкларда һәм башка кредит оешмаларында район бюджеты акчаларының һәм районның бюджеттан тыш дәүләт территориаль фондлары акчаларының законлы һәм үз вакытында йөрешен тикшереп тору;
Район башлыгына , Ютазы районы Советына райондагы бюджет, районның бюджеттан тыш дәүләт территориаль фондлары бюджетлары үтәлешенең барышы һәм уздырылган тикшереп тору һәм эксперт-аналитик гамәлләрнең нәтиҗәләре хакында даими рәвештә мәгълүмат бирү