Җирлек турында

Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе  Ютазы муниципаль районының административ,  икътисади, мәдәни үзәге булып тора.

Мәйданы - 689 га тәшкил итә.

Халыл саны - 10610  кеше.

Милли составы:

татарлар  - 5930

башка милләтләр – 337.

   Бистәдә 3 мәктәп, гимназия, коррекцион мәктәп –интернат,  124 нче номерлы һөнәри белем бирү училищесы,  музыка мәктәбе, 6 балалар бакчасы, балалар иҗаты үзәге, мәдәният йорты, 3 китапханә, элемтә челтәре, хастаханә, “Олимп” спорт – сәламәтләндерү комплексы һәм башка объектлар бар.

    Бистә 1945 -1946 нчы еллардаУрыссу  ГРЭС ын төзү барышында барлыкка килә. Рәсми рәвештә бистәнең  туган елы -1947.  2012 нче елны ул 65 еллык юбилеен билгеләде.Бистәгә якындагы Урыссу (хәзерге Иске Урыссу) дигән авыл исеме кушыла.

   Төп оешмалар: “Урыссу ГРЭС” ы ЯАҖ, “Электросоединитель” ААҖ, “Урыссу химия заводы” ЯАҖ, “Урыссу рудасыз материаллар оешмасы”ҖЧҖ, “Бетон +” ҖЧҖ.Әлеге төп оешмалар Урыссу бистәсе барлыкка килүнең төп сәбәпчесе була. Алар янында тораклар төзелә башлый.

Һәр оешмага, шулай ук Куйбышев тимер юлына  төзелеш өчен аерым җирләр бүлеп бирелә.

 

“Урыссу ГРЭС” ы ЯАҖ

Татар энергосистемасы елъязмаларында аерым битны “Урыссу ГРЭС”ы алып тора. Аның тарихы 1942 нче елга барып тоташа.  Авыр сугыш елларында бинаның корпусы күтәрелә башлый.  Шул елда землянкаларда торып, электр энергиясе булмаган хәлдә, кешеләр эшкә чыгалар, монда хезмәт фронты үтә.

   Бүгенге көндә “Урыссу ГРЭС” ы - бистәдәге, райондагы  иң эре  оешмаларның берсе. Ул халыкны, сәнәгать оешмаларын электр һәм җылылык  энергиясе белән тәэмин итә.

Бүгенге көндә район җитәкчелеге, ГРЭС хезмәткәрләре эффектив эшчәнлекнең яңа юлларын эзли.  

     «Электросоединитель » ААҖ

     Баулы районы комитеты һәм халык депутатлары Башкарма комитеты Советысоравыбуенча, Баулы районында Казан радиокомпонентлар заводының филиалы  ачыла.

    Завод ачылуның официалькөне булып 1967 нче елның 13 марты санала.

     Күп көч, түземлек, тырышлык  куеп,1968 нче елның март аенда 2РМГ 27Б19Ш1Е2 төрле беренче тоташтыргычларчыга. Аларның саны 12 мең данәгә җитә. 

Җитештерү күләме, хезмәткәрләрнең саны арту   белән, тораклар төзелә башлый. Актив эшчәнлек 80 нче елларга туры килә. Кулланылган технологияләр камилләшә, кул хезмәте машина белән алыштырыла.

     «Электросоединитель» заводы – бистәнең иң перспективалы, прогрессив оешмаларының берсе.

1995 нче елны җитәкче итеп яшь, зур өметләр баглаучы заводның баш механигы Нәбиуллин Рәшит Мәзхәт улы билгеләнә. Ул башланган эшне дәвам итә. Заводта 6 юнәлеш буенча продукция җитештерелә. Бүгенге көндә завод  Россия, чит илләрнең 700 оешмасын продукция белән тәэмин итә.

   Коллектив киләчәккә зур оптимизм белән карый һәм төрле мәcъәләләр чишәргә әзер.

    «Урыссу химия заводы» ЯАҖ

    «Урыссу  химия заводы» - югары сыйфатлы химик реагентлар, нефть чыгаруның эффектив технологияләрен  табучы, нефть чыгару коралларына тутык йокмауны тәэмин итүче оешма. 

    Завод тарихы 1939 нчы елга карый. Туймазы нефть ятмаларын  үзләштерә башлагач, Урыссуда 12 цистерналык резервуар пункт булдырыла. 1946 нчы елда әлеге пункт “Миннефтепромвосток” оешмасына бирелә. Аның базасында 1946 нчы елның 1 нче мартында “Товар җитештерү конторасы” оеша. Шул ук елны  ул Башкорт товар –транспорт идарәсенә керә һәм “Урыссу күчереп төяү нефтебазасы” дип атала башлый. Аның базасында 1987 нче елның 7 июнендә “Урыссу тәҗрибә –химия заводы” оеша.

     2003 нче елны “Урыссу химия заводы” ЯАҖ  оеша. Җитештерелгән продукциянең  төп үзенчәлеге – чыгарылган материалның югары дәрәҗәле булуы.

    Оешмада  төрле технологик методлар кулланыла, башлыча химик методлар. Алар  материалларның химик составын, сыйфатын, эчке стрктурасын, төзелешен тиешле дәрәҗәгә җиткерү эшен башкаралар.  Күп кенә процеслар югары температурада үтә.

   Продукциянең ассортименты һәм номенклатурасы киңәя. Бүгенге көндә сиксәннән артык химик реагент, махсус химия продуктлары  җитештерелә.

 Моннан тыш,  завод автокосметика, көнкүреш химиясен чыгара.

Оешма бер урында гына тормый, эшчәнлекнең яңа юнәлешләре ачыла. Табигый газ конденсатын эшкәртү юлы белән көнкүрештә кулланырлык ягулык материаллар да эшләнә.  

     Оешма һәрвакыт үсеш юлында, яңа кулланучылар җәлеп ителә, чыгарылган продукциянең ассортименты арта.

 ООО «Бетон + »

 Оешманың барлыкка килүе төрле төзелеш эшләре артуга бәйле рәвештә тимер – бетон җайланмалары күп кирәк булуы белән бәйле. Завод тимер бетоннар чыгара. Оешма 1 млн. км.  югары вольтлы линия һәм 1000 эре һәм кече подстанцияләргә продукция      җитештерә.

     “Урыссу рудасыз материаллар оешмасы” ААҖ

“Урыссу рудасыз материаллар оешмасы” Ютазы районындагы иң борынгы оешмаларның берсе. Ул 1961 нче елның июнь аенда оеша. Оешманың төп бурычы булып нефть һәм газ объектларын төзелеш материаллары белән тәэмин итү тора.     Татарстанда нефтьчыгару арту белән, оешманың эше дә арта. Ул чуерташ, төзелеш комы, гипс ташы, кирпеч җитештерә башлый. Төп карьерлары  Дим –Тамакта, Чүтидә була.

Төгәл, анык эшчәнлек аркасында “Урыссу рудасыз материаллар оешмасы” Татарстанның көньяк –көнчыгыш      оешмалары арасында лаеклы урынны алып тора.

        «Октябрьск базасы» ААҖ

     “Октябрьск базасы” ачылу Туймазы нефть ятмалары ачылу белән бәйле. 1937 нче елны  Куйбышев тимер юлының Урыссу разъездына нефтяниклар өчен беренче йөкләр килә. Берничә  вакыттан соң Башнефтеснабның Туймазы бүлеге төзелә. (соңрак аны     “ Баштехснабнефть” ның Октябрьск конторасы дип атый башлыйлар). Кызу темплар белән, хезмәткәрләрнең тырышлыгы белән юлла, подъезд юллары, склад биналары, йөк кабул итү мәйданнары төзелә.

 1950-1953  нче елларны тораклар төзелә. 

    Бүгенге көндә “Октябрьск базасы”  - заманча тәэминатлы оешма. Базаның төп бурычы – билгеләнгән оешмаларны материаль ресурслар белән тәэмин итү.

    Һәр ел шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерү  буенча төрле номинацияләрдә конкурслар оештыралар:

“Иң яхшы сәнәгать оешмасы», «Иң яхшы бюджет оешмасы”, “Күп фатирлы йортлар арасында иң яхшы ишегалды”, “Күп фатирлы йортлар арасында иң яхшы подъезд”. Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе ТР Министрлар Кабинеты үткәргән “ТР иң төзекләндерелгән  торак пункты” республикакүләм конкурсында дипломнар белән бүләкләнә:

- “Архитектур – тарихи мирасны саклаган өчен”, 2006 нчы ел;

-  “Архитектур торышны камилләштерү буенча актив эшчәнлек өчен”, 2007 нче ел;

- “Торак пунктларны төзекләндерү буенча актив катнашу өчен”, 2008 нче ел;

- “Иң яхшы муниципаль берәмлек”, 2011 нче ел.

 

Соңгы яңарту: 2014 елның 9 июне, 15:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International