Районның геральдикасы

Ютазы муниципаль районы гербы

“Яшел кырда канатларын җәйгән көмештәй тургай; ул зәңгәрсу төсле гөмбәзгә охшаган калку сын-фигурада утыра; гөмбәзне көмеш төс әйләндереп алган һәм ул чыгып килә торган алтын кояшка утыртылган”.

Герб символ һәм читләтеп әйтү теле белән Ютазы районының географик һәм икътисади үзенчәлекләрен аңлата.

Гербның төп сыны – тургай, герблар өйрәнү фәнендә ул таң ату, уяну, нәфислек символы буларак кулланыла; бу очракта ул район Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан булуын аңлата; район хезмәткәрләре Татарстанда кояш чыгуын беренче булып күзәтәләр. Тургай җирле халыкның яхшы сыйфатларын – хезмәт сөючәнлеген, максатка ирешүдәге үҗәтлеген, тыйнаклыгын, моңлы җыры бөтен тирә – якны биләп алганлыкны күрсәтә, ә тургай үзе күктә күренми дә.

Район гербында кояш чыгу символикасы күп мәгънәле. Алтын кояш – яшәү, энергия һәм җылылык символы. Кояш районның көньяк-көнчыгышта урнашуын күрсәткән тургай символикасын көчәйтә. Нәкышлы гөмбәз татар милли бизәген хәтерләтә, шул рәвешле район кешеләренең җирле гореф-гадәтләренә турылыклы булып калуларын аңлата.

Геральдикада  алтын – байлык, акыл, ихтирам, тотрыклылык символы. Көмеш – камиллек, намуслылык, бер-береңне аңлый белү билгесе. Яшел төс – өмет, табигать, сәламәтлек, тормыш яхшыру символы. Сыек зәңгәр төс – чынбарлык, турылык һәм игелек символы.

Герб халык депутатларының Ютазы район Советы карары белән 2005 нче елның 18 июлендә расланган. Россия Федерациясенең дәүләт геральдикасы реестрына 1955 нче номер белән, ә 22 нче номер белән Татарстан геральдикасы реестрына теркәлгән.

 

 

Ютазы муниципаль районы флагы

“Ютазы районы флагы киңлеге 2:3 үлчәменә туры килә торган турыпочмаклы, эченә герб фигурасы төшерелгән яшел тукымадан тора. Герб тукыма астына киң ак кайма белән әйләндереп алынган бизәкле зәңгәр гөмбәз белән уратылган, аның өстендә ак-соры төсле тургай басып тора.Гөмбәзнең зәңгәр өлешендәге сары кояшның өске яртысы тукыманың аскы өлешендә урнашкан”. 

  Район флагы, символик яктан районның географик һәм икътисади үзенчәлеген чагылдыра торган гербка нигезләнеп эшләнгән.

          Геральдикада тургай – таң ату, уяну, гүзәллек символы санала һәм ул гербның төп фигурасы булып тора. Бу очракта ул район Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашканлыгын аңлата; район хезмәткәрләре Татарстанда кояш чыгуны беренче булып күзәтәләр. Тургай халыкның яхшы сыйфатларын – хезмәт сөючәнлеген, максатка ирешүдәге үҗәтлеген, тыйнаклыгын, моңлы җырлары белән бөтен тирә – якны биләп алганлыгын күрсәтә, ә тургай үзе күктә күренми дә.

          Район гербында кояш чыгу символы күпмәгънәле. Сары (алтын) кояш – яшәү, энергия һәм җылылык чыганагы. Кояш районның көньяк-көнчыгышта урнашуын күрсәткән тургай символикасын көчәйтә. Нәкышлы гөмбәз татар милли бизәген хәтерләтә, шул рәвешле район кешеләренең җирле гореф-гадәтләргә тугрылыклы булып калуларын аңлата.

          Геральдикада сары (алтын) – байлык, акыл, ихтирам, тотрыклылык символы. Көмеш – камиллек, намуслылык, бер-береңне аңлый белү билгесе. Яшел төс – өмет, табигать, сәламәтлек, намус, тормыш яхшыру, ә сыек зәңгәр төс – чынбарлык, тугрылык һәм изгелек символлары.

Флаг халык депутатларының Ютазы Район Советы карары белән 2005 нче елның 18 июлендә расланган. Россия Федерациясенең дәүләт геральдикасы реестрына 1956 нче номер белән, ә 23 нче номер белән Татарстан геральдикасы реестрына теркәлгән.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International