Район предприятиеләре һәм бюджет оешмалары арасында бара торган үзешчән сәнгать осталары смотр-бәйгесен кичә район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дәвам итте.
Мәртәбәле жюрига бүген узачак гала-концерт өчен иң яхшы номерларны сайлап алырга, мөгаен, ансат булмагандыр. Чөнки һәр концерт номеры сәнгатьле һәм үзгә булды. Бөек Ватан сугышы елларында – фронтта һәм тылда хатын-кызлар кылган бөек батырлыкларны, зур эшләрне балалар бакчалары, мәктәп, балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре үз чыгышлары аша тамашачы күңеленә җиткерә алды.