Балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен кинолекторий уздырды

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә

Китапханә абонементына узып, балалар әкият мохитына эләкте: тәрәзләрдәге Суык бабай бизәкләре, күз явын алырлык кар бөртекләре, Яңа ел уенчыклары һәм Яңа ел персонажлары сыннары белән бизәлгән диварлар, һәм, әлбәттә инде, купшы Яңа ел чыршысы. Башта малайлар һәм кызлар өчен китапханә буенча таныштыру экскурсиясе уздырылды, алар “китапханә”, “уку залы”, “абонемент”, “укучы формуляры” сүзләренең нәрсә аңлатуын белделәр һәм яшь китап укучыларга китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнде.

Уку залына узган балаларны гаҗәеп Яңа ел мохиты чолгап алды. Китапханә мөдире Юлия Агафонова танып белү әңгәмәсе уздырды, балаларны кыш турында кызыклы шигырьләр, кышкы табышмаклар белән таныштырды. Яшь китап укучыларга «Новогодняя сказка», «Дед Мороз и Серый волк», «Снеговик-почтовик», «Дед Мороз и лето» мультипликацион фильмнары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International