Волонтерларны цифрлы телевидениене көйләргә өйрәттеләр

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Урыссу мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасыннан волонтерлар телевизорларны цифрлы эфир телевидениесенә көйләү буенча укулар узды.

Лениногорск телерадио челтәре белгечләре федераль телеканалларның “аналог” режимдагы тапшырулары кайсы вакыттан туктатылачагы турында сөйләделәр, цифрлы телевидениегә күчү өчен телевизор кулланучыларга ниләр сатып алырга кирәклеге турында аңлаттылар , сорауларга җавап бирделәр. Волонтерларга үзләре алып килгән җайланмаларда барлык гамәлләрен кабатларга мөмкинлек бирделәр.

Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәгендә билгеләп үтүләренчә, «аналог»ны алга таба үстерү техник һәм икътисади яктан максатка ярашлы түгел. Аналоглы телевидение тавышы һәм сурәтенең сыйфаты ягыннан цифрлы телевидениедән сизелерлек калыша, шул ук вакытта зур ешлык ресурсы таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International