Узган ял көннәрендә чик сакчылары хөрмәтенә куелган монумент янында өмә узды.
Яңа күркәм традицияне районның элекке чик сакчылары кертте. Май бәйрәмнәре алдыннан чик буе гаскәрләренең ветераннар советы рәисе Александр Ежов җитәкчелегендә алар узган елда ачылган чик сакчыларына багышланган һәйкәл территориясен җыештырдылар. Алар территорияне тулысынча тәртипкә китерделәр - кыш буе җыелган чүп-чардан газонны чистарттылар һәм һәйкәлнең үзен юдылар.