“АгроМир” җәмгыятендә - зур киңәшмә

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Узган шимбәдә “АгроМир” җәмгыяте базасында агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләрен үз эченә алган киңәйтелгән семинар-киңәшмә узды. Чара эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучыларның эш көне “АгроМир” җәмгыятенең терлекчелек цехында куелган эш тәртибе белән танышудан башланды. Бүгенге көндә бәйрәкәлеләр тәүлегенә 14 тоннадан артык сөт сава. Җитештерүчәнлекне тагын да уңышлырак итү максатында даими рәвештә чаралар күрүче – кырчылык булсынмы, малчылыкмы – тармакларны заманча камил итеп эшләнгән җиһазлар һәм машиналар белән тулыландырып торучы хезмәт коллективы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә потенциалның әле күп булуын яхшы аңлый. Күптән түгел җәмгыять бренд компанияләрнең берсе ясаган азык станцияләре сатып алган. Терлекчелек цехы начальнигы Айдар Ханбеков сүзләренә караганда, 25 баш сыерга исәпләнеп ясалган бу җиһаз терлекне аерым ашату өчен каралган.

Көннәр кояш нурларына җылыну белән хуҗалыкта бозаулар тышка, лапас астына алынып ясалган читлекләргә чыгарылган. Араннарда – үтәли җил юк, улакларда – престатер азык, су, иң мөһиме, кояш һәм саф һава. Ә бу яхшы аппетитка нигез. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин сүзләренә караганда, шушы вакыт җитеп, аммиак чыганагы булган салкын торакларда бозау асраучы агроколлективлар юк түгел әле. Семинарның фермада узган өлешендә нәкъ менә беренче шәхесләр – хуҗалык җитәкчеләре шәхсән катнашудан файдаланып, бу хатаны кичекмәстән төзәтү бурычы алшарт итеп куелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International