26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Әлеге вакыйгага гимназия укучылары өчен район мәдәният йорты һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән «Тукай варислары» дип аталган әдәби - музыкаль сәгать багышланган иде.

Залда җыелучылар шагыйрьнең тормышы һәм язмышы турында театральләштерелгән спектакль карадылар. Чараны алып баручылар гомере 26 яшендә өзелгән шагыйрьнең иҗат биографиясенең иң якты сәхифәләре турында сөйләделәр.

Чара барышында бөек шагыйребезнең «Театр» шигыре һәм «Шүрәле» поэмасыннан өзек яңгырады, аларны Илүзә Ахунова һәм Элина Мөхәммәтҗанова укыды. Район мәдәният йорты солистлары Чулпан Зәйдуллина, Малик Миңнуллин, Руслан Исламов башкаруында «Туган авылым», «Пар ат», «Туган тел» җырлары тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәндерде.

Тукай иҗаты татар халкы өчен шул дәрәҗәдә якын булды ки, аның шигырьләре бүгенге көндә дә актуаль яңгырый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International