Үзәк балалар китапханәсендә бөек рус шагыйре А. С. Пушкин туган көнне билгеләп үттеләр

2019 елның 7 июне, җомга

Пушкин көненә багышланган «#Пушкинны бергәләп укыйбыз» Халыкара акциясе кысаларында кунакка Урыссудагы 2санлы мәктәпнең мәктәп яны лагерена йөрүче балалары чакырылган иде.

Үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонованың кереш сүзе яшь укучыларның исләренә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗат юлы турында төшерде. Алга таба балаларга танылган шагыйрьнең Гаҗәеп әкият дөньясына сәяхәт итәргә тәкъдим ителде, алар «А. С. Пушкин әкиятләре буенча викторина» интерактив уенын уйнап, бөек әдип әкиятләренең үзләренә ни дәрәҗәдә таныш булуын сынадылар. Өч командага бүленгән балаларга уен кырында (слайд) 5 сорау белән 5 категория тәкъдим ителде («Сказка о золотом петушке», «Сказка о рыбаке и рыбке», "Сказка о мёртвой царевне и о семи богатырях", «Сказка о царе Салтане...» һәм "Сказка о попе и о работнике его Балде"). Һәр команда үзенә ошаган категорияне җавап бәясе белән сайлады, анда үзе сайлаган категориядәге әкият буенча сорау булды. Сорауга дөрес җавап биреп, команда үзләре сайлаган бәяләрдән баллар җыйды. Уен ахырында иң күп балл җыйган җиңүчеләр билгеләнде. Әлеге уен балаларның Пушкин әкиятләрен яхшы белүләрен һәм аларны укырга бик яратуларын тагын бер кат раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International