Белем көне - уку елы башлану турында хәбәр итте

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бу көнне кыңгырау чыңы балаларны мәктәпкә чакыра!!!

Ютазы районының авыл җирлекләрендә дә Белем бәйрәме узды!!! Көз, яңа уку елы башланды. Белем көне - уку елы башлануны хәбәр итә, мәктәп укучыларының ялдан соң укырга омтылулары һәм беренче сыйныф укучыларының бераз дулкынланулары сизелеп тора. Ә алар җирлекләрдә быел - 80!!! Ә әти-әниләрнең йөзләрендә – куаныч чаткылары, шатланмаслык та түгел – аларның малайлары һәм кызлары бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә бит. Белем көне - җәй буе ял иткәннән соң, барлык дусларны һәм танышларны күрү өчен менә дигән мөмкинлек. Күпләр өчен сыйныфташлар белән очрашу – җәйге ял турында тәэссоратлар уртаклашу, яңалыклар алмашу мөмкинлеге. Барысы да яңа киемнәрдә һәм искиткеч матур чәчәкләр тоткан. Беренче сыйныф укучыларының елмаюы һәм бәхетле карашлары – аларның яңа тормыш юлын тану өчен мөмкинлекләр ачылуга куануы сыман тоела. Әйе, аларның һәркайсы олы тормышка таба бер баскычка күтәрелде.

Барыгызга да мәктәп тормышында хәерле юл телибез!! Барлык укучыларны, кечкенәләрне һәм өлкән сыйныф укучыларын - Белем бәйрәме белән! Бөтен башлангычларда да уңышлар юлдаш булсын! Хәерле сәгатьтә - уңышлы уку елына!

Ф. Шакирова, җирлекләр белән эшләү бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International