2019 елның 4 сентябрендә сугышчы-интернационалистларга сквер ачылуга багышланган тантаналы митинг булды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Очрашу «Буыннар хатирәсе»дип аталды. Ул дәһшәтле сугышта безнең сугышчы-интернационалистлар үз бурычларын ахыргача үтәде. Ә безнең изге бурычыбыз — һәлак булган сугышчылар турында хатирәне саклау.

Чараны Николай Гребенюк "Любэ" төркеме репертуарыннан "Давай за жизнь"җыры белән ачты.

Әлеге тарихи дата белән җыелучыларны Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриев, Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Назыйм улы Халитов һәм ветеран сугышчы - интернационалистлар советы рәисе Ренат Мәгъсүм улы Кадыйров котлады.

Һәйкәл япмасын ачканнан соң, өч тапкыр залп яңгырады һәм һәлак булган солдатлар истәлегенә дикторлар бер минут тынлык игълан итте. Һәйкәл янына чәчәкләр һәм веноклар салу Илдар Әхтәмов башкаруында "Так хочется жить” җыры белән озатылды.

Ютазы районы халкы исеменнән яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган сугышчы-интернационалистлар истәлеген мәңгеләштерергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International