"Урманнарны саклап, байлыкны саклыйбыз»

2019 елның 13 сентябре, җомга

13 сентябрь көнне «Урман атнасы – 2019» акциясе кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы урта мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен "Урманнарны саклап, байлыкны саклыйбыз» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чара уен-сәяхәт формасында узды. Балаларга сорауларга һәм биремнәргә җавап бирергә кирәк булды. Балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова балаларга урманнарга сакчыл мөнәсәбәт мөһимлеге, урманда куркынычсызлык һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Китапханәче сөйләве презентация слайды белән үрелеп барды, барлык балалар да көзге урманның матурлыгы белән хозурландылар. Шулай ук укучылар кошлар тормышындагы берничә кызыклы факт турында, чәчәкләр һәм агачларның ничек аталуы, үләннәрнең дәвалау үзлекләре турында белделәр. Чара барышында укучылар актив рәвештә сорауларга җавап бирде, табышмаклар һәм кроссворд чишкәндә белемле булуларын күрсәтте. Бу чарага «Урман дөньясы» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган иде, китапханәче китапларга күзәтү үткәрде. Чара «Урманда үзеңне ничек тотарга» мультипликацион фильмын күрсәтү һәм «Урманны саклагыз» дигән белешмәлек – буклет тарату белән тәмамланды.

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар алган мәгълүмат аларга тормышта ярдәм итәр һәм алар әйләнә-тирә табигатькә игътибарлырак булыр дип өметләнә. Урманны ярату һәм аны саклау - һәрберебезнең бурычы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International