1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Көзге календарьда игелек белән сугарылган дата бар. Ул кешеләр йөрәген тирән рәхмәт хисләре белән тутыра. Ютазы районында да өлкәннәребез өчен авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм оештырылды – бу көнне мөхтәрәм затларга азык-төлек җыелмалары гына тапшырып калмыйча, бәйрәм концертлары, спектакльләр, чәй өстәлләре дә оештырылды. Бу көнне өлкән буынга рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән сүзләр аз әйтелмәде, алар яшь буынның иминлектә яшәве хакына аз хезмәт куймаганнар, тир түкмәгәннәр. Әлбәттә инде, өлкәннәргә бәйрәм көнендә генә түгел, ә көн саен ихтирам һәм хөрмәт күрсәтергә кирәк. Алар һәрвакыт безнең кайгыртучанлыкны һәм мәхәббәтебезне тоеп яшәсен!

Шакирова Ф.Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International