Акбаш авылында Нурсаитовлар гаиләсендә гөрләп каз өмәсе узды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Беренче кар яву белән авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - каз өмәләре башлана. Узган ялларда, Акбаш авылының Фәния һәм Фаиз Нурсаитовлар гаиләсендә дә шаулап-гөрләп каз өмәсе узды.

 Хәзер дә өмәләр элеккедән әллә ни аерылмый. Бары тик казларны гына элеккеге еллардан азрак асрыйлар.

- Әле менә якшәмбе көн, һәр елдагыча, бик матур өмә уздырдык. Күрше апалар, туганнар җыелышып җәй буе хәләл көч куеп үстергән казларыбызны суйдык. Иртүк торып, гөрләшә-гөрләшә бик күңелле итеп башкардык бу эшне", - ди Акбаш авылыннан Фәния Нурсаитова. Бу эштә һәр ел ярдәмчеләрем Рима Нургалиева, Нәфисә Хөснетдинова, Гөлфирә Әхмәтгәрәева, Гөлҗәнәт Кәлимуллина, кызым Ләйсән, киленем Люция, оныкларым. Гармуны белән күңелләребезне күтәргән Мөҗәһит Каюмов, тормыш иптәшем Фаиз, улым Фәнил хатын-кызларның төп ярдәмчеләре булды бу көнне. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International