Иске Каразирек авылы мәчетенә ай куйдылар

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Бүген Иске Каразирек авылында төзелә торган яңа мәчеткә ай кую тантанасы узды. Тантаналы чарада Ютазы районы башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин, район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданов, күрше авыл имамнары һәм авыл халкы катнашты.

Чыннан да, тиз арада мәчетне яңадан торгызу могҗизага тиң.

- Изге эштә катнашкан һәркемгә район исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Мәчетне яңадан торгызу эшен тулысынча үз өстенә район мөхтәсибе Марат хәзрәт алды, ул контрольдә тотты. Әлеге мәчетнең гомере озын булыр, моннан азан тавышлары яңгырап торыр һәм кеше беркайчан да өзелмәс дигән теләктә калам, - дип сәламләде тантанага килгән һәркемне район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин.

- Бүген яңа мәчеткә тантаналы төстә Рамазан аеның 27-нче көнендә иртәнге сигездә ай куйдык. Рамазан аеның соңгы көннәренә исә төп эшләрне башкарып бетерергә ниятләп торалар. Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелде. Бу иң беренче чиратта вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын киметергә мөмкинчелек бирде. Бүгенге көндә аз гына мәчетнең түбәсен яу эше калды һәм, күргәнегезчә, бүген манарасын ясыйлар. Ишек, тәрәзәләрне инде куйдык, мәчетнең эчке ягында идән җәйдек. Якын көннәрдә әйләнә-тирәне җыештыру, төзелеш калдыкларыннан чистарту эшләре башкарылачак, - дип сөйләде Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамиль Вәлиев.

Иске Каразирек авылында янган мәчет урынында барлык төзелеш эшләрен май ахырында төгәлләргә ниятләп торалар.

- Бүген без – тарихи вакыйга шаһитләре: Иске Каразирек авылы мәчет манарасына Рамазан аенда тантаналы төстә ай куела. Әлеге изге ишне башкаруда төп ярдәмчеләребез авыл халкы. Аларның кайберләре бер көн дә калдырмыйча иртәдән-кичкә кадәр төзелештә булдылар. Купләрнең мәчетне яңадан торгызуга күрсәткән матди ярдәмнәре, бу эшне хуплавы, авыл халкының дус һәм бердәм булуын күрсәтә. Киләчәктә бу изге йорттан халык өзелмәс, ул тирә-юньгә иман нуры өләшер, ИншаАллаһ!, - дип тантана алдыннан сөйләде Ютазы районы имам-хәзрәте Марат хәзрәт Мәрданшин.

Айны урнаштырганда, авыл ир-атлары һәм район имамнары тәкъбир әйтеп торды.

Чыннан да, мәчетне яңадан торгызуга авыл халкы гына түгел, бөтен район, республика бергәләшеп ярдәм күрсәткән. Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды, Оренбург, Башкортостан, Татарстан халкы җыйган матди ярдәм 500 мең сумнан артык булган. Ут күршеләребез Азнакай районы мөхтәсибе генә дә бер атна эчендә 170 мең акча җыеп китергәннәр. Бу мәчетне яңадан торгызу эшен бер атна эчендә башлап җибәрү мөмкинчелеге биргән. Һичшиксез, авыл халкы җыйган акчалар һәм эшләрне башкаруда күрсәткән ярдәм бәяләп бетергесез.  

Исегезгә төшерәбез, апрель башында Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыгып, 2002 елда төзелгән агач бина тулысынча диярлек янып беткән иде. Әлеге мәчет җирлеккә керүче ике авыл халкы өчен хезмәт итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International