Бәйрәкәлеләр уҗым бодаеның һәр гектарыннан 87 центнер уңыш суктырылар

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

“АгроМир” җәмгыяте механизаторлары 120 гектарда игелгән уҗым бодаен суктыра башлады.

Игенчеләр Рәфис Насыйров һәм Ришат Фәррахов комбайннары белән контроль суктырып карау игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 87 центнер бөртек чыгуын күрсәтте. Агымдагы елда бәйрәклеләр Ростовтан алып кайткан бу югары сыйфатлы бодайны беренче тапкыр үстерде. Өстәмә сыйны мулдан алган, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы химик яклау чаралары үз вакытында күрелгән басу бүген мул уңышы белән сөендерә.

Кыр башында комбайннар эшләвен күзәтеп торган “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиевның шатлыгы йөзендә балкыды. Һәр гектардан уртача 87 центнер ашлык туплау күренеше әле моңа кадәр Ютазы районы тарихында юк иде. Афәрин, бәйрәкәлеләр! Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International