Ютазы районының авыл хуҗалыгы өлкәсе

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген «2020 елның мөһим вакыйгалары» рубрикасында тәкъдим итәбез.

Бәйрәкә авылында силос-сенаж базы төзү эшләре төгәлләнде , шулай ук "АгроМир" җәмгыятенең 450 баш бозау абзары төзелеп бетте.

"140 баштан 390 башка кадәр егәрлекле яңа сыер абзарларын төзү" республика программасы кысаларында 200 башка исәпләнгән "Уңыш" җәмгыяте сыер абзарының икенче чиратын төзү төгәлләнде һәм "Вафауллин А. Ә." крестьян-фермер хуҗалыгының 250 баш сыерга исәпләнгән сыер абзарын төзү тәмамланып килә (файдалануга тапшыру 2021 елның язында планлаштырыла).

«АГРОСТАРТАП» программасы буенча «Мөгезле эре терлекләр симертү” юнәлеше буенча «Баталов Р. Ф.» КФХ башлыгы Баталов Рафаиль Фәрит улы 5 млн. сумлык грант отты.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/selskokhozyaystvennaya-sfera-yutazinskogo-rayona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International