Эшмәкәрләр өчен «ачык ишекләр» көне

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлекләре турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 21 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (Татарстан) Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы (Баулы ш., Ленин ур., 27 йорт) Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлегендә «ачык ишекләр» көне үткәрелә.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында, эшкуарларны Бердәм «ачык ишекләр» көнендә кабул итү 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефоннары буенча (2021 елның 14 апреленнән 2021 елның 20 апреленә кадәр, төшке аш вакытында 12.00 сәгатьтән 12 сәгать 45 минутка кадәр) алдан язылу буенча башкарылачак.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, консультациягә язылган эшмәкәрләргә Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегенә барганда, сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (битлекләр, респираторлар) кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International