Урыссу поселогында күп фатирлы йортларның фасадларын җылыту буенча эшләр дәвам итә. Хәзерге вакытта Пушкин ур., 97, Куйбышев ур., 3а, Тукай ур., 19а, Чкалов ур., 33, 35 йортлар буенча эшләр бара.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда күп фатирлы йортларның түбәләрен алыштыру буенча эшләр тәмамланып килә. Әйтик, Ленин урамындагы 7 һәм 11 йортларда эшләр тәмамланган инде. Якын вакытта эшләр Ленин ур., 16 адресы буенча башланачак.
https://vk.com/urussu_official