“Электросоединитель” заводы эшчеләре вакцина ясата

2021 елның 18 июне, җомга

Урыссу үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре, асылда, участок терапевты Лилия Кәлимуллина һәм участок шәфкать туташы Лилия Каюмова 18 июнь көнне “Электросоединитель” җәмгыяте эшчеләренә коронавируска каршы прививка ясадылар.

Район медицина учреждениесе хезмәткәрләре алдан сөйләшенгән вакытка сәнәгать предприятиесенә килеп җиткәндә, заводның медицина пункты янында COVID-19 йогышлы авыруга каршы вакцина ясатырга теләүче кешеләрдән чират җыелган иде. Табиб Лилия Кәлимуллина һәр кешене кабул итте. Аларның нинди хроник авырулары барлыгы белән кызыксынды, кан басымнарын үлчәде. Шәфкать туташы Лилия Каюмова үзенең шәфкатьле куллары белән прививка ясады.

Бу көнне барлыгы 16 кеше вакциналашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International