Балалары белән бергә бәйрәмгә килгән подгорныйлылар яңа социаль объектка сөенеп туя алмадылар. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин җыелучыларны бу вакыйга белән җылы котлады һәм түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
- Вакыт узу белән, сез район җитәкчелегенә Подгорный поселогы халкының саны арту сәбәпле объектны киңәйтү үтенече белән мөрәҗәгать итәрсез дип ышанасы килә.
Район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары үзләренең концерт номерларын бүләк иттеләр.
Төзелешнең подрядчысы -"Гарант-Строй" ҖЧҖ. Генераль директоры - Акоб Асоян.