Район мәдәният йортында «Алтын яфраклар кыштырдавы астында» дип аталган Көзге бал үткәрелде.

2021 елның 1 октябре, җомга

Безнең һәркайсыбызның Көзге баллар белән бәйле күңелле хатирәләре күпме икән? Һәм бу очраклы гына түгел. Чөнки мондый чара һәрвакыт ачык буяулар һәм күпләрнең яраткан ел фасылының тиңдәшсез мохитын берләштерә.

 

29 сентябрь көнне район мәдәният йортында «Алтын яфраклар кыштырдавы астында” дип аталган Көзге бал үткәрелде.

Гадәттәгечә, кичәне "Ютазы йолдызлары" халык ансамбле бию коллективы ачып җибәрде.

 

Алып баручылар Н.Гребенюк һәм Г. Вәлиева кич буе тамашачыда армый-талмый яхшы кәеф тудыру өчен көчләрен кызганмады. Бәйрәмгә килгән тамашачылар конкурсларда, уеннарда актив катнаштылар һәм кызыксындыру бүләкләре кабул итеп алдылар.

Көзге балны кызлар һәм егетләрнең дулкынландыргыч вальсы бизәде. Бу сихри биюгә барлык җыелучылар да чакырылды.

 

Бәйрәмдә һәр катнашучы яхшы кәеф заряды алды. Программа ахырында нәтиҗәләр ясалды: җиңүче титулын һәм «Көз Короле һәм Көз Королевасы» исемнәрен Үлмәсколов Илназ һәм Исакова Әдилә яулады.

Чара дискотека белән тәмамланды.

https://vk.com/mbu_rdk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International